Раил Садриевны нигә сүгәргә ярамый?

Cүз Буа татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе, директоры һәм 1 нче номерлы артисты Раил Садриев һәм аның «Тормыш авыр диеп зарланабыз...» дип аталган сәнгати чарасы турында бара. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында үткән кичәнең жанры «җырлы-моңлы, аз гына юморлы тамаша» дип билгеләнгән иде.

Бу – Раилнең икенче сезон тамашасы. Беренчесе үткән сезонда чыгарылды һәм ул «Сез әле мине белмисез...» дип аталган иде. Тик былтыргысының жанры моноспектакль иде. Шигърият чыннан да режиссура аша үтеп сәхнәләштерелгән иде.

Быелгысында Раил Садриев театральлеккә дәгъва итми. Филармония гримеркасына алты костюмын алып килеп элеп куйган да, чиратлап шуларны кия дә сала. Кәчтүм алыштырган арада башына кайчандыр һәм яңа гына ятлаган шигырьләре килә. 

Чыганак: Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
335
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Минем хәлләр җырларлык түгел»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы