Логотип
Хәбәрләр

Рамазан аенда сәдака күләме билгеле

Утырыш барышында нисаб, фитыр һәм фидия сәдакалары күләмнәре билгеләнде.

Татарстан мөфтияте Казыйлар шурасының 2022 елда Татарстанда Рамазан аен үткәрү мәсьәләсе буенча чираттагы утырышында уразаның башлану һәм тәмамлану көннәрен билгеләделәр.

Җыелышта Рамазан ае башлану һәм тәмамлану вакытына, тәравих намазында укыла торган рәкәгатьләр санына, фидия һәм фитыр сәдакаларына кагылышлы дини сорауларны тикшерделәр. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәре хәбәр итте.

1 апрельдә ястү намазыннан соң беренче тәравих намазы укыла, 2 апрель (шимбә) — уразаның беренче көне. 30 апрельдә — соңгы тәравих намазы, 1 майда (якшәмбе) — уразаның соңгы көне, 2 майда — Ураза бәйрәме. 

Утырыш барышында нисаб, фитыр һәм фидия сәдакалары күләмнәре билгеләнде. Дин әһелләре зәкят түләү өчен нисабны 620 000 сум күләмендә билгеләде (алтын буенча). Фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме — 58 000 сум (көмеш буенча), фитыр сәдакасының минималь күләме — 150 сум, ә зәкят чыгару мөмкинлеге булганнарга 800 сум итеп түләргә тәкъдим ителә. 

Моннан тыш, сәламәтлек торышына бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да каза кылып үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәрбер көн өчен 300 сум күләмендә фидия билгеләнде.

Тәравих намазы барлык мәчетләрдә 20 рәкәгать итеп укыла, дип яза татар-информ.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк