Логотип
Хәбәрләр

Рамазановлар «дөбер-шатыр» килеп нишли?

Зинира һәм Ризат Рамазановлар дөрес туклануга күчкән. Җырлы гаилә хәзер кичке алтыдан соң ашамый һәм боткаларга өстенлек бирә икән. «Гастроль тормышы үзен сиздерә. Бераз сәламәтлеккә игътибар биреп ал...

Зинира һәм Ризат Рамазановлар дөрес туклануга күчкән. Җырлы гаилә хәзер кичке алтыдан соң ашамый һәм боткаларга өстенлек бирә икән. «Гастроль тормышы үзен сиздерә. Бераз сәламәтлеккә игътибар биреп алырга булдык», — дип сөйләде алар.

Ризат фитнеска да йөри башлаган. Күп эстрада йолдызларын спортка тарткан Әсхәт Дөбер-Шатырның укучылары арасында хәзер Ризат та бар. «Көн аралаш иртәнге алтыдан сигезгә кадәр Әсхәт Дөбер-Шатырда «дөбер-шатыр» киләм. Әсхәт абый белән шулай сөйләштек: ул безгә фигура ясый, ә без аның юбилеен үткәрәбез», — ди Ризат. Башлап җибәргән әлеге яхшы гадәтләрендә Рамазановларга уңышлар телибез! Сәламәт тәндә — сәламәт акыл!

TMTV

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк