Рамил Шәрәпов өченче тапкыр әти була?

Юморист Рамил Шәрәпов янәдән бала тудыру йортында нишли? Әллә Шәрәповлар гаиләсе өченче бәби алып кайтамы? Күптән түгел артист үзенең Инстаграм тасмасына бала тудыру йорты янында шарлар тотып төшкән сурәтен урнаштырды. «Шариклар тотып кулга, килгән идем роддомга...», – дип башланган шигырь юлларын дәвам итеп язарга тәкъдим итә Рамил инстадусларына.

Иң күп лайк җыйган шигырь юлларының авторы акчалата приз белән бүләкләнде. Бәйгедә җиңеп чыккан шигырь юлларын сезгә дә тәкъдим итәбез:

Шариклар тотып кулга

Килгән идем роддомга,

Хатын чыкты каршыга,

Кулында – безнең бала.

Карадым мин аларга,

Рәхмәт әйттем Аллага.

Бала тудыру йорты турында шигырь өйрәнеп Рамил әллә инде өченче тапкыр әти булырга әзерләнәме? Анысын инде вакыт күрсәтер.

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @sharapovramil

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
661
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Ришат&Матурова = ?
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы