Логотип
Хәбәрләр

Рамил Шәрәпов фундамент казып маташа

Юмор остасы Рамил Шәрәпов әтисе белән фундамент казып маташа икән, ул физик эштә эшләүчеләрнең авыр хезмәтләрен аңлаган, алга таба да сәхнәдә генә тир түгәргә теләвен язган. «Кемнең дүшәмбесе ничек б...

Юмор остасы Рамил Шәрәпов әтисе белән фундамент казып маташа икән, ул физик эштә эшләүчеләрнең авыр хезмәтләрен аңлаган, алга таба да сәхнәдә генә тир түгәргә теләвен язган.

«Кемнең дүшәмбесе ничек башлангандыр, минем фундамент казудан башланды. Җиде тирләп (сөяк ничек шуның кадәр тирли ала), җиде тапкыр хәлгә килгәч мин шуны аңладым, сәхнәдә генә шаяртып йөрергә насыйп булсын дим. Без бирешә торганнардан түгел, иртәгә заливать итәбез әти белән... Бүген җыйган мускуларны (мыскылларны) хәлгә китереп булса инде... Мунчадан чыктым әле. Сез нишлисез?», дип яза ул үзенең инстаграмында.

Фото артистның шәхси аккаунтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк