Рамил Шәрәпов: «Ләйлә минем колакны ошатты»

Кечкенә акыллы Ләйлә Таишеваны татар инста-дөньясында белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Татар инстаграмында утыручылар аның белән постларны көтеп ала һәм яратып укый.

Ландыш Нигъмәтҗанованың кызын гади тамашачы гына түгел, артистлар да бик яраталар. Аның белән соңгы видеоязма да җырчы һәм юмор остасы Рамил Шәрәповта пәйда булды. Биредә алар икәүләшеп шаяралар һәм шау-шу киләләр. Бәләкәч җырчының колагын тарткалап алу мөмкинлеген кулыннан ычкындырмый. Шәрәпов кызчыкка: «Ләйлә нишлисең син? Колаклар болай да Аллаһка шөкер, хәзер тагын да зуррак булалар инде», – ди.

Әлбәттә, Рамил Ләйләгә ачуланмый. Ничек ул җитез кызны сүгәсең инде?! Әнә бит ничек салпы итеп көлә! Сез дә бу видеоны карагыз, күңелегез күтәрелер.

Автор: Г. Вәлиева

Фото/видео: Инстаграм @sharapovramil

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1005
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Буа районы үз мәдәниятен тәкъдим итә
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
16 август 2023 - 10:14
959
0
1
Яхин туган көн!
11 август 2023 - 11:02
1408
0
3
Нурзадә кияүгә чыга!
5 август 2023 - 09:24
1175
0
2
Истәлекле очрашу
4 август 2023 - 09:16
912
0
0
Спасс ярминкәсе
29 июль 2023 - 15:27
1331
0
1
Нишләтергә?
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы