Логотип
Хәбәрләр

Рамил Шәрәпов Ләйсән Гыймаеваның канын кыздыра!

Соңгы көннәрдә Инстаграм социаль челтәрендә Рамил Шәрәпов белән җырчы Ләйсән Гыймаева арасында куерган бәхәс күпләрне битараф калдырмады. Исегезгә төшерәбез, «Уникс» концертлар залында үткән «Балалы с...

Соңгы көннәрдә Инстаграм социаль челтәрендә Рамил Шәрәпов белән җырчы Ләйсән Гыймаева арасында куерган бәхәс күпләрне битараф калдырмады. Исегезгә төшерәбез, «Уникс» концертлар залында үткән «Балалы солянка» тамашасы вакытында алып баручы Рамил Шәрәпов Ләйсән Гыймаеваның кызларын сәхнәгә Бәйрәмовлар фамилиясе белән чакырып чыгарган. Бу күренеш Ләйсәнгә ошамаган һәм ул үзенең Инстаграм аккаунтында бу хакта ризасызлык белдереп язып чыккан.

Тамашачылар арасында Ләйсәннең язмасына каршы «бер гаиләдә 3 фамилия булганга алып баручы гаепле түгел», – дип канәгатьсезлек белдереп язучылар да шактый булды.

Рамилнең исә бу сүзләргә артык исе китмәгән ахры. Юморист әлеге ситуациягә дә юмор белән карап, Ләйсәнгә видеоязма рәвешендә җавап кайтарган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк