Логотип
Хәбәрләр

Рамил Шараповтан «полный каламбур»!

Юмор остасы һәм җырчы Рамил Шакировның инстаграмында соңгы арада кызы Линара белән постлар күбәя башлады. Соңгы постын да ул шуңа багышлады. «Безнең уйнаганны читтән карап торсаң, полный каламбур», –...

Юмор остасы һәм җырчы Рамил Шакировның инстаграмында соңгы арада кызы Линара белән постлар күбәя башлады. Соңгы постын да ул шуңа багышлады.

«Безнең уйнаганны читтән карап торсаң, полный каламбур», – дип видеоязма кертә ул. 

Видеода ул кызы белән атынчыкта атына, ярыша, комда уйный. Кыскасы, баласы белән вакыт уздыра. Җырчының иҗат яратучылары Рамилне мактап: «Әфәрин, булдырасыз! Бик күңелле вакыт уздырасыз. Балалар бакчасында эшләргә була сиңа, Рамил», «Молодец! Балаларны яратырга кирәк!», «Бөтен әтиләр дә алай уйнамый әле, ә син чын әти кеше», дип комментарий калдырганнар.

Видеязманы аста калдырабыз.

Автор: Г. Вәлиева

Фото/видео: Инстаграм  @sharapovramil

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк