Ранис Габбазов малаена сирәк исем сайлаган

21 октябрь көнне затлы тавышы, халыкчан башкаруы белән тамашачы мәхәббәтен яулаган, Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальнең яшь башкаручылар конкурсы җиңүчесе Ранис Габбазов тәүге тапкыр әти булды дип хәбәр иткән идек. Хатыны Гөлия аңа малай бүләк итте.
«Хәерле кич, дусларым, туганнарым! Минем сезнең белән зур шатлык белән уртаклашасым килә. Бүген улымны һәм яраткан тормыш иптәшемне балалар тудыру йортыннан каршы алдык. Яраткан улыбызга Тимерлан исеме куштырдык. Бик зур рәхмәт әти-әниләргә, туганнарга һәм олы рәхмәтебезне Иман нуры мәчетенә һәм без бик хөрмәт иткән хәзрәтебезгә! Алланын рәхмәте яусын сезгә!», − дип сөенече белән уртаклашкан Ранис үзенең инстаграмында.
Автор: Александра Иванова
Фото: Инстаграм @ranis_gabbazov
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 июль 2022 - 16:10
-
1 июль 2022 - 13:03
-
30 июнь 2022 - 11:47
-
29 июнь 2022 - 13:49
-
28 июнь 2022 - 10:02
-
27 июнь 2022 - 10:32
-
25 июнь 2022 - 10:37
-
24 июнь 2022 - 13:47
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте