Логотип
Хәбәрләр

Равил Тумашевның каберенә чәчәкләр салу тантанасы була

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). 20 апрельдә сәгать унда ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай премиясе лауреаты, режиссер Равил Тумашевның каберенә чәчәкләр салу тантанасы була. Бу хакта...

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). 20 апрельдә сәгать унда ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай премиясе лауреаты, режиссер Равил Тумашевның каберенә чәчәкләр салу тантанасы була. Бу хакта Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры матбугат хезмәте хәбәр итә.

Равил Тумашев Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында күмелгән.

Чарада мәшһүр режиссерның балалары, туганнары, Тинчурин театры коллективы, шулай ук Мәдәният министрлыгы һәм республиканың башка театр вәкилләре катнашуы көтелә.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк