Раяз Фасыйхов хатынын ничек сөендерә
Хатын-кызга ярап булмый диләр, ысулын гына белергә кирәк аның, әнә Раяз Фасыйхов хатынын мактап туя алмый. Баксаң, ул аннан берни сорап та интектерми икән, ә кайгыртучан ир үзе аңа гел бүләкләр ясап т...
Хатын-кызга ярап булмый диләр, ысулын гына белергә кирәк аның, әнә Раяз Фасыйхов хатынын мактап туя алмый. Баксаң, ул аннан берни сорап та интектерми икән, ә кайгыртучан ир үзе аңа гел бүләкләр ясап тора.
Раяз Фасыйхов үзенең хатынында иң матур сыйфат дип аның, нәрсә алып бирсәң дә, шуңа риза булып, сөенүен саный икән. «Миңа бу кирәк, теге кирәк!», ‒ дип әйбер дә сорап йөрми икән ул. Шуның өчен Раяз аны үзе гел сөендереп тора, бәйрәмнәрдә ювелир эшләнмәләр дисеңме, җәй җитсә ялга китәләр. Чит илгә барса да бүләксез кайтмый икән. Ә хатыны бөтен бүләккә дә шат. Мондый бүләкләргә нинди хатын да шат булыр иде, шулай бит?
Раяз шундый юмарт булгангамы, аның үзенә дә бүләк тәти, хатыныннан түгел, ә мөфти Равил Гайнетдиннан. Бу хакта ул үзенең инстаграм аккаунтында хәбәр итә: «Неожиданный подарок от Муфтия Шейха Равиля Гайнутдина! Минем иҗатыма гашыйклар икән, тормыш иптәше белән. Җырлап чыкканнан соң, утырган урыныннан торып минем яныма килде, кулындагы сәгатен миңа салып бүләк итте: «Миннән истәлек, догалы бу ‒ гади түгел», ‒ диде. Бераз гына уңайсызландым, ләкин кабул итми булдыра алмадым, ул шундый ихластан җылы сүзләр әйтеп тапшырды ки, каршы килергә урын калдырмады. Күз тимәскә, сихер-мазардан сакланырга бөти-талисман алырга кирәк дип, күптән уйланып йөри идем, Аллаһ рәхмәте инде бу!».
Автор: Г.Шәрәпова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк