Логотип
Хәбәрләр

Разил Вәлиев «басма матбугат үләчәк» дигән сүзләрне кабатлап тормаска киңәш итте

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Басма матбугатны җирләргә әле иртәрәк. Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев шул фи...

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Басма матбугатны җирләргә әле иртәрәк. Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев шул фикердә. Комитет утырышында Дәүләт Советы Президиумының 2017 елның 27 гыйнварыннан «Ватаным Татарстан» һәм «Республика Татарстан» газеталары редакцияләре эшчәнлеге турында» карар үтәлеше мәсьәләсе күтәрелде.

Газеталарның баш мөхәррирләре Миңназыйм Сәфәров һәм Александр Латышев редакцияләр эшчәнлегенә һәм үзләрен борчыган проблемаларга тукталды.

Иң элек, «Татмедиа» Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова «Республика Татарстан» һәм «Ватаным Татарстан» газеталарының республиканың рәсми басмалары булуын искәртте. Газета битләрендә законнар, норматив-хокукый актлар нәшер ителүен билгеләп узды. 2018 елның беренче яртыеллыгында «Республика Татарстан» газетасының көндәлек тиражы 5 107 данә, атналык тираж 24 мең 630 данә булган. «Ватаным Татарстан» газетасының көндәлек тиражы 3 мең 867 данә, атналык тираж 13 561 данә тәшкил итә.

Вакытлы матбугатка язылу тиражлары кимесә дә, Эльвира Әхмәтова бу басмаларның берәмләп сату күләмнәрен үстерүләрен билгеләп узды. Сату нокталары аша «Республика Татарстан» газетасының 200, «Ватаным Татарстан»ның 130 данәсе таратылуын әйтте. «Бүген газета редакцияләре сайтларын да үстерә. «Ватаным Татарстан» газетасы сайтына аена 25 мең кеше керә, алдагы ел белән чагыштырганда, үсеш 8 проценттан гыйбарәт. «Республика Татарстан» газетасы сайтына аена 120 мең кеше керә, бу сан узган ел дәрәҗәсендә калган», - диде ул. Эльвира Әхмәтова сайтларның мобиль версияләре эшләнгәнен әйтте. Ул быел «Ватаным Татарстан» газетасы сайтын яңарту буенча эш көтелгәнен белдерде.

«Республика Татарстан» газетасы редакциясендә 51 кеше эшләвен, шуларның 18 се иҗат кешеләр булуын, «Ватаным Татарстан» газетасында 47 кеше эшләвен, шуларның 21 е иҗат белән шөгыльләнүен билгеләп узды.

Баш мөхәррирләр уртача айлык хезмәт хакы түбән булуы проблемасын күтәрде. «Укытучылар, табибларныкы артты, ә журналистлар шул урында калды. Болай булса, коллективтан талантлы журналистлар китәчәк. Бездә, әйтик, штат берәмлеге буенча 71 кеше эшләргә тиеш, ә чынлыкта 51 кеше эшли. Әмма аның кадәр кеше җыйсаң, хезмәт хакы кимиячәк», - диде.

Утырышта катнашучылар, аерым алганда, депутат Артем Прокофьев «Ватаным Татарстан» һәм «Республика Татарстан» газеталарына социаль челтәрләрдә эшне җанландырырга киңәш итте. Эльвира Әхмәтова СММ- менеджер штат берәмлеген кертү мәсьәләсе торуын әйтте. «Бу сораулар белән шөгыльләнәбез», - диде.

Комитет рәисе Разил Вәлиев күтәрелгән проблемаларны республика җитәкчелегенә җиткереп карарбыз, дип белдерде. «Әмма сездә дә проблемалар бар. Редколлегия актив эшләвен күрмим мин. Лингвист, филологларны чакырып булла, анализ ясасыннар. Без традицион басмалар белән бик үк дөрес эшләмибез. Әгәр авыру кешегә «син үләсең» дип торсаң, ул тизрәк үләчәк. Киресенчә, яшәргә ярдәм итәргә кирәк. Газеталар үлә дигән сүзләрне гел кабатлап тору кирәкми. Алар хосписка эләкмәсен өчен ярдәм итәргә кирәк. Япониядә, әйтик, басма варианты да, электрон варианты да яхшы гына эшли», - диде Разил Вәлиев.

Галим Индус Таһиров сүз алып: «Безнең газеталарга активлык, кыюлык җитми», - диде.

"Татар-информ" «Республика Татарстан» газетасы ваклап сату нокталарын киңәйтә, дип язганиде.

татар-информ

Фото: gossov.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк