Логотип
Хәбәрләр

Разил Вәлиев: Мәрҗанине бишектән үк өйрәтә башларга кирәк

"Шиһабетдин Мәрҗани һәм аның мирасы" күргәзмәсе дин галименең 200 еллыгы уңаеннан оештырылачак проектларны башлап җибәрде. Кичә Татарстан Милли музеенда “Шиһабетдин Мәрҗани һәм аның мирасы” дигән күр...

"Шиһабетдин Мәрҗани һәм аның мирасы" күргәзмәсе дин галименең 200 еллыгы уңаеннан оештырылачак проектларны башлап җибәрде.

Кичә Татарстан Милли музеенда “Шиһабетдин Мәрҗани һәм аның мирасы” дигән күргәзмә эшли башлады. Күргәзмә – татар халкының дини һәм рухи үсешенә зур өлеш керткән мәгърифәтче, галим, күпкырлы шәхеснең 200 еллыгы уңаеннан оештырылган юбилей чараларының беренчесе.

Исегезгә төшереп узабыз, кичә Ш.Мәрҗанинең туган көне иде.

Экспозициядә дин галименең хезмәтләре белән бергә шәхси әйберләре дә урнаштырылган. Милли музейның өлкән фәнни хезмәткәре Флера Дәминова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәсендә Мәрҗанинең үзенчәлекле шәхес булуы хакында сөйләде. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән кайбер тарихи ядкарьләрнең тарихы белән таныштырып узды.

“Биредә үзебезнең Милли музей фондларында саклана торган экспонатлар белән бергә, Татарстан архивы, Казан (Идел буе) федераль университетының фәнни китапханәсендәге cакланучы ядкарьләр дә урын алды, – ди Флера Дәминова.

– Белгәнебезчә, Мәрҗанинең бай китапханәсе булган. Ул һәрбер китапка үз мөһерен куйган. 1864-1865 елларда Истанбулда эшләтелгән бәллүрдән ясалган мөһер безнең музей фондларында саклана, аны да күргәзмәгә куйдык”.

Тулырак: Татар-Информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк