Логотип
Хәбәрләр

Разил Вәлиев музыкаль театр кирәклеген әйтте

Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев музыкаль театр оештыру мәсьәләсен күтәрде. Парламент утырышында алдагы өч елга бюджет турында закон п...

Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев музыкаль театр оештыру мәсьәләсен күтәрде. Парламент утырышында алдагы өч елга бюджет турында закон проекты буенча фикер алышулар барышында ул шул хакта әйтте.

«Инде менә ничәмә-ничә еллар буе әдәбият-сәнгать әһелләре, театр эшлеклеләре, тамашачылар башкалабызда музыкаль драма театры кирәклеге турында чаң суга. Бу мәсьәләгә республика җитәкчелеге дә каршы түгел кебек. Әмма, бүгенге көнгә кадәр мәсьәләне хәл итәргә тотынучы гына юк. Ә музыкаль драма жанрына заманында Салих Сәйдәшевләр, Кәрим Тинчуриннар тарафыннан нигез салынып, ул халык тарафыннан яратып кабул ителгән иде. Алар иҗат иткән әсәрләр әле бүген дә театр сәхнәләребезне бизәп тора. Ләкин заман рухына ярашкан яңа әсәрләр иҗат итү, яңа талантлар ачу өчен аларга яңа мәйдан, яңа сәхнә кирәк! Моның өчен югыйсә миллиардлаган сум акчалар да таләп ителми, аңа бер хоккейчының еллык хезмәт хакы да җитә»,  дип әйтте Разил Вәлиев.

Фото: Рамил Гали

Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк