Логотип
Хәбәрләр

Разил Вәлиев төрки яшьләргә: Чит телләрне белү – байлык, туган телне белү – бәхет

(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Чит телләрне белү – байлык, туган телне белү – бәхет, диләр. Мин сезгә, әлбәттә, бәхет телим”, - дип сәламләде бүген Дәүләт Советы депутаты Ра...

(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Чит телләрне белү – байлык, туган телне белү – бәхет, диләр. Мин сезгә, әлбәттә, бәхет телим”, - дип сәламләде бүген Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев төрки яшьләрне.

Искәртеп үтик, бүген парламент бинасында IV Төрки яшьләр фестивале ачылды.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, делегатларны Дәүләт Советы исеменнән сәламләп, үзенең Мәскәүдә укыган елларын искә төшерде. “Мин Мәскәүдә укыганда, кыргыз, үзбәк, казах, нугайлар, карачай, балкарлар – без һәркайсыбыз үз телебездә сөйләшсәк тә, бер-беребезне аңлый идек. Безгә “ничек шулай аңлашасыз” дип гаҗәпләнә иделәр. Ә без тәрҗемәчесез дә бер-беребезне яхшы аңлый идек. Бездә татарга тылмач кирәкми, диләр. Татарга гына түгел, башка төрки халыкларга да шулай”, - дип билгеләп узды Разил Вәлиев һәм Татарстанда 173 милләт вәкиле яшәгәнен әйтте.

Депутат алдагы фестивальләрнең төрки оешмалар өчен файдалы мәйданчык булганын билгеләп үтте. “Мин дүртенче фестивальнең дә нәтиҗәле чара булачагына, кардәш халыклар диалогына теләктәшлек итәчәгенә ышанам.

Төрки яшьләрнең дүртенче фестивале кинематографиягә багышлана. Бу - төрки яшьләр өчен бик кызыклы тема. Кино сәнгате берләштерә, тәрбияли, мавыктыра, кино дөньяны бай төрки мирас белән таныштыра ала. Яшьләр һәрвакыт кино сәнгатендә дә яңалыкка омтыла. Бу бик шәп”, - дип мөрәҗәгать итте ул яшьләргә.

Разил Вәлиев фестиваль кысаларында - 21 нче февраль көнне - Халыкара туган телләр көне үткәрелүен билгеләп узды. “Үз халыкларыгызның туган телләре язмышы сезнең кулларда. Безгә, туган телебезне үстерер өчен, кулдан килгәнне эшләргә кирәк. Бүгенге көндә туган телне саклау катлаулы проблемаларның берсе булып тора. Төрле халыкларда тел проблемасы бүгенге көндә актуаль. Әгәр туган телебезне саклап калабыз икән, милләтебезне саклап калабыз. Чит телләрне белү - байлык, туган телне белү - бәхет, диләр. Мин сезгә, әлбәттә, бәхет телим”, - дигән теләктә калды комитет рәисе.

Делегатларны сәламләргә Татарстан Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мәхмүтов та килгән иде. Ул республикада яшәүче халыкларның телләрен, мәдәниятләрен, традицияләрен саклап калуга йөз тоткан 3 дәүләт программасы, 6 подпрограмма гамәлдә булуын әйтте. “Быел фестивальнең кино эшчәнлегенә юнәлеш тотуы кызыклы. Бүген һәр халыкның телләрен, традицияләрен саклап калу мөһим, моның өчен кино, мульфильм сәнгате мөмкинлекләрен кулланып була. Бу юнәлештә уңышлар телим. Кино сәнгате аша кискен проблемаларны күтәрерсез дип ышанам”, - дип белдерде Данил Мәхмүтов.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк