Логотип
Хәбәрләр

Ренат Харис Казанны Рудольф Нуриевка һәйкәл куелырга лаек шәһәр дип саный

Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис фикеренчә, Казан - биюче Рудольф Нуриевның һәйкәлен куярга лаеклы шәһәр.  Бүген, 7 ноябрьдә, Казанда М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры ян...

Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис фикеренчә, Казан - биюче Рудольф Нуриевның һәйкәлен куярга лаеклы шәһәр. 

Бүген, 7 ноябрьдә, Казанда М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янында ачылган скульптура – Россиядә Рудольф Нуриевка беренче һәйкәл.

«Рудольф Нуриев монда һәйкәл булып килеп, Казанның данын тагы да арттыра. Бу һәйкәл, минемчә, шәһәрне бизәячәк, опера театрының дәрәҗәсен арттырачак. Ә опера театры Нуриевның дәрәҗәсен сәнгати югарылыкка күтәреп торырга ярдәм итә. Аны бит «балетның Чынгызханы» дип атаганнар. Һәйкәл шуны матур итеп гәүдәләндергән», - дип фикерен белдерде шагыйрь.

Рудольф Нуриев – легендар балет артисты. Рудольф Нуриев, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов чакыруы буенча, 1992 елда Казанга килә. Биюче карьерасын тәмамлаган була, Казанда Концертлар залында симфоник оркестрга дирижерлык итә. Татар дәүләт опера һәм балет театрында «Щелкунчик»та дирижер пульты артына баса.

Фото: Михаил Захаров

Чыганак: татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк