Логотип
Хәбәрләр

Республикада «Таян Аллага» татар әдәби конкурсы игълан ителде

Республикада «Таян Аллага» татар әдәби конкурсы игълан ителде. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.  Конкурс 3 этапта үтә:  1 этап - әсәрләрне җыю (28 гыйнвар 2019 ел - 31 авгус...

Республикада «Таян Аллага» татар әдәби конкурсы игълан ителде. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Конкурс 3 этапта үтә: 

1 этап - әсәрләрне җыю (28 гыйнвар 2019 ел - 31 август 2019 ел);

2 этап - әсәрләрне жюри тарафыннан бәяләү (1 сентябрь - 30 сентябрь 2019 ел);

3 этап - җиңүчеләрне билгеләү (октябрь 2019 ел).

Конкурста Россия Федерациясендә яшәүче 10 яшьтән алып 35 яшькә кадәрле һәрбер теләгән кеше катнаша ала.

Бәйге иҗат эше белән профессиональ рәвештә шөгыльләнмәүче яшьләр өчен үткәрелә, профессиональ язучыларның, шагыйрьләрнең, журналистларның әсәрләре һәм язмалары кабул ителми.

«Таян Аллага» әдәби конкурсы Россия Федерациясендә яшәүче татар яшьләре арасында яшь талантларны барлау һәм берләштерү, аларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү максатында уздырыла.

Конкурсның нигезләмәсе белән тулырак сылтама аша танышырга мөмкин - «Таян Аллага» әдәби конкурсының нигезләмәсе.

Фото: tatar-congress.org

Чыганак: татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк