Логотип
Хәбәрләр

Лилия Муллагалиева: «Ресторан ачарга мөмкинмен»

Дөнья хәлен белеп булмый дигән әйтемнән чыгып, эстрада йолдызларына, җырчыларга һәм артистларга «Бүгенге һөнәрегезне тыйсалар, ничек итеп акча эшләр идегез?» – дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек....

Дөнья хәлен белеп булмый дигән әйтемнән чыгып, эстрада йолдызларына, җырчыларга һәм артистларга «Бүгенге һөнәрегезне тыйсалар, ничек итеп акча эшләр идегез?» – дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек.
 
Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиеваның һөнәрләре бик күп. Ул тирә-юньне бизи дә ала, кирәк булса, ресторан да ачып җибәрә ала.
- Эшлим дигән кешегә эш бетмәгән. Минем һөнәрләрем бик күп, Аллаһка шөкер. Ландшафт дизайнер булыр идем, ул минем хобби, мин шуның белән күп шөгыльләнәм. Ашарга пешерәм, икмәк пешерү йорты ачарга мөмкинмен. Ул гына да түгел, ресторан да ачарга мөмкинмен хәтта. 
 
Теләсә кайсы эшне башлап була инде. Бер генә эшне башкарырга түгел, тегесен дә, монысын да эшләргә була. Мин төрле чәчәкләрдән икебана, панно да ясыйм. Нәрсәгә сорау бар, нәрсәне сорыйлар, шуңа карап эшлисең инде, тик торганнан түгел.

Мин җырчы-педагог белемен алдым, балачак хыялым чынга ашты инде. Бүгенге көндә бу эшләрнең барысы да минем кулымнан килә. Мин үз йортымда яшәгәч, бөтен җирне, су кырыйларын ташлар белән бизәп, үз кулым белән эшлим. Ә пешерү инде ул – шулай ук бер осталык. Кайсы эшкә тотынсаң да, ул бит машина йөртү кебек, кимчелекләр булса да, эшли-эшли остарасың, - диде Лилия Муллагалиева.
Тулысы белән интертатта
 
Автор: Динә ЙОСЫПОВА
Фото: "Татар-информ", социаль челтәрләр

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк