Логотип
Хәбәрләр

Резедә белән Артемны котлыйбыз!

«Хатыннарда үзләрен сөйдерүче өч төрле сыйфат бар: 1) матурлык вә гүзәллек, 2) гакыл вә тәрбия, 3) зирәклек вә нәзакәт. Ошбу өч сыйфатның беренчесеннән мәхрүм булганнар, өметләрен кисмичә, икенче вә ө...

«Хатыннарда үзләрен сөйдерүче өч төрле сыйфат бар: 1) матурлык вә гүзәллек, 2) гакыл вә тәрбия, 3) зирәклек вә нәзакәт. Ошбу өч сыйфатның беренчесеннән мәхрүм булганнар, өметләрен кисмичә, икенче вә өченчеләр белән файдалана алырлар», дип язган олуг галимебез Ризаэддин Фәхретдин.

Тинчурин театры артисты Резедә Сәләховада бу сыйфатларның өчесе дә бар дип уйлыйм, шуңа да бит Артем да аңа ничә еллар гашыйк булып йөргән, аның йөрәген яулау өчен бик күп көч куйган. Һәм инде менә аларның ир белән хатын булып яшәүләренә дә 5 ел вакыт узган. Бүген аларның агач туйлары, аларны чын күңелдән котлыйбыз! Алага таба да тигезлектә яшәгез, театр түрендә якты йолдыз булып яныгыз дигән теләктә калабыз.

Алар инде бүген өчәү, уллары Әскәр үсеп килә. Алга таба да ишәергә язсын сезгә!

Автор: Г.Шәрәпова

Фото: артистларның шәхси архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк