Логотип
Хәбәрләр

Режиссер һәм актер Дамир Сәлимҗанов Кече шәһәр театрлары фестивале лауреаты булды

Күренекле театр режиссеры Дамир Сәлимҗанов Россия Кече шәһәр театрлары фестиваленең иң яхшы артисты буларак танылды. Удмуртиянең Глазов шәһәре “Парафраз” муниципаль театры фестивальдә “Вино из одув...

Күренекле театр режиссеры Дамир Сәлимҗанов Россия Кече шәһәр театрлары фестиваленең иң яхшы артисты буларак танылды.

  • Удмуртиянең Глазов шәһәре “Парафраз” муниципаль театры фестивальдә “Вино из одуванчиков” спектакле белән катнашты. Беренчедән, жюри Дамир Сәлимҗановны иң яхшы актер дип таныса, икенчедән, ул куйган спектакль Театр тәнкыйтьчеләре ассоциациясе призына лаек булды.

Дамир Сәлимҗанов - легендар татар режиссеры Марсель Сәлимҗановның туганы, “Парафарз” театрының сәнгать җитәкчесе. “Вино из одуванчиков” спектаклен татар тамашачысы Буа театры базасында оештырылган халыкара театр фестивале кысаларында да карый алды. Буа театры репертуарында Дамир Сәлимҗанов куйган ике спектакль бар. Камал театры да спектакль кую буенча Дамир Сәлимҗанов белән сөйләшүләр алып бара. “Без бу хакта Фәрит Бикчәнтәев белән дә сөйләштек. Камал театрында Сәлимҗанов фамилияле кешенең спектакль куюы зур әһәмиякә ия булуын аңлыйм. Мөгаен, мин үзем язган - гомумкешелек кыйммәтләренә йөз тоткан  әсәрне куярмын. Ә Камал театрында куелганда, милли колорит өстәлер”, - дигән иде “Татар-информ” хәбәрчесенә Дамир Сәлимҗанов.

  • Кече шәһәр театрлары фестивале Новороссийск шәһәрендә 4 – 11 июнь көннәрендә үтте. Фестивальне оештыручы – Милләтләр дәүләт театры. Фестивальнең сәнгать җитәкчесе – Евгений Миронов. Фестивальдә жюри җитәкчесе Россиянең халык артисты Игорь Скляр булды.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк