Рифат Фәттахов: Чакырсалар - керербез, чакырмасалар уңышлар теләрбез

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин бүген Татарстан мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ясаган чыгышында татар эстрадасында продюсерлык мәсьәләсенә игътибар итте.
Татар проюсеры Рифат Фәттахов “Татар-информ” хәбәрчесе белән фикер алышканда министр чыгышында берничә тапкыр продюсер сүзе кулланылуын уңай бәяләде.
“Министрның чыгышында “стратегик продюсерлаштыру” төшенчәсе дә яңгырады. Димәк, бер юлдан барабыз. Ә бит моннан өч-дүрт ел элек продюсер сүзе сүгенү сүзе кебек кабул ителә иде”, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.
Искәртеп үтәбез, Айрат Сибагатуллин эстрада проблемасының чишелешен профессиональ музыкаль җәмәгатьчелек, шоу-бизнесны оештыручылар һәм продюсерлар хезмәттәшлегендә күрә. Ул бу хакта мәдәният тармагының еллык эшчәнлегенә һәм алдагы бурычларына багышланган чыгышында билгеләп үтте.
Рифат Фәттахов Мәдәният министрлыгы канаты астында оештырылачак эксперт-консультатив шура проектын да уңай бәяли. “Әлегә миңа ниндидер тәкъдимнәр блумады. Чакырсалар - керербез, чакырмасалар уңышлар теләрбез”, - диде ул.
Мәгълүмат өчен. Бүген Татарстан мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Айрат Сибагатуллин эстрада сәнгате белән бәйле проблемаларны күтәреп чыкты һәм мәсьәләне хәл итү максатыннан Татарстан Мәдәният министрлыгы канаты астында эксперт-консультатив шура проекты әзерләнүен билгеләп үтте.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 февраль 2021 - 15:13
-
26 февраль 2021 - 14:28
-
26 февраль 2021 - 10:21
-
26 февраль 2021 - 09:58
-
25 февраль 2021 - 15:16
-
25 февраль 2021 - 14:03
-
25 февраль 2021 - 12:27
-
24 февраль 2021 - 13:01
-
Наркотикларга – юк! 12+