Логотип
Хәбәрләр

Рифат Фәттахов кайсы җырчылар белән контракт төзергә җыена

Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар конкурсыннан соң Рифат Фәттахов берничә җырчы белән продюсерлык килешүе төзи икән. Теләк белдерүчеләр дә шактый. Булачак йолдызда продюсерны нәрсә кызыксындыра а...

Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар конкурсыннан соң Рифат Фәттахов берничә җырчы белән продюсерлык килешүе төзи икән. Теләк белдерүчеләр дә шактый.

Булачак йолдызда продюсерны нәрсә кызыксындыра ала соң:

  1. Әлбәттә, иң элек үзенчәлекле тавыш. Башкару үзенчәлеген исә бергәләп булдырырбыз, ди ул.
  2. Кандидатлар өчен тагын бик мөһим сыйфат ‒ тырышлык! Зур уңышка бары тырышлык белән генә ирешергә мөмкин дип саный ул.

Киләчәктә кем белән эшләячәген Рифат әфәнде әлегә әйтми, бәлки бу хакта 15 нче май көнне Ваһапов фестиваленең гала-концертында белербез, ди ул.

Автор: Г.Шәрәпова

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар конкурсыннан соң мин гадәттә берничә җырчы белән продюсерлык килешүе төзим. Быел да андый фикерләр бар. Теләк белдерүчеләр дә шактый инде. ⠀ Булачак "йолдыз"да мине нәрсә кызыксындыра соң?! 1. Әлбәттә, иң элек үзенчәлекле тавыш. Башкару үзенчәлеген исә бергәләп булдырырбыз. 2. Кандидатлар өчен тагын бик мөһим сыйфат - тырышлык! Зур уңышка бары тик тырышлык аша гына ирешергә мөмкин. ⠀ Сәхнә йолдызына тагын нинди сыйфатлар кирәк соң?! ⠀ Фикерләрегезне көтәм. ⠀ Киләчәктә мин кем белән эшләрмен - бу хакта , бәлки, 15 нче май Ваһапов фестиваленең гала- концертында белербез. ⠀ #Вагаповфест #РифатФаттахов

Публикация от Рифат Фаттахов (@r_fattakhov_)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк