Логотип
Хәбәрләр

Рифат Фәттахов Мәскәүдә концертлар оештыручыларның милләткә зыян китерүләреннән зарланды

Ваһапов истәлегенә бөек җырчыга багышланган концерт Мәскәүдә Союзлар йортының Колонналы залында узды. Мәскәүдә татар концертларын оештыручылар арасында сәламәт булмаган ситуация барлыкка килгән ‒ кон...

Ваһапов истәлегенә бөек җырчыга багышланган концерт Мәскәүдә Союзлар йортының Колонналы залында узды.

Мәскәүдә татар концертларын оештыручылар арасында сәламәт булмаган ситуация барлыкка килгән ‒ концертлар берничә сәхнәдә махсус бер үк вакытка куела. Бу хакта продюсер Рифат Фәттахов Рәшит Ваһапов мәдәниятне үстерү фондының 2018 елны йомгаклау матбугат конференциясендә әйтте.

Татар продюсеры «Дуслык күпере» фестивале концертларын икенче сезонын Мәскәүдә уздырмавын күп оештыручыларның намуслы эшләмәвенә бәйләп аңлата.

Рәшит Ваһапов мәдәниятне үстерү фонды җитәкчесе әйтүенчә, кайбер оештыручыларның концерт көннәрен билгеләгәндә намуслы эшләмәве милләткә зыян китерә. «Мин аларның мондый эшен милләткә каршы эш дип бәялим», ‒ ди ул.

  • Ваһапов истәлегенә бөек җырчыга багышланган концерт Мәскәүдә Союзлар йортының Колонналы залында узды. Зал тулы иде. 

Чыганак: tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк