Логотип
Хәбәрләр

Рифат Фәттахов: «Минем аларның уңышларына исем китми»

«Адәм белән Һава» тапшыруында кунакта Рифат Фәттахов булды. Аның белән булган интервьюдан өзек: ‒ Сез эзләп табып, кеше иткән җырчылар Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин, алар инде хәзер аерым иҗат итә...

«Адәм белән Һава» тапшыруында кунакта Рифат Фәттахов булды. Аның белән булган интервьюдан өзек:

‒ Сез эзләп табып, кеше иткән җырчылар Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин, алар инде хәзер аерым иҗат итәләр. Алар турында нәрсәләр уйлыйсыз? Аралар өзелүен ничегрәк кичердегез?

‒ Бу, әлбәттә, бик катлаулы сорау. Бу шәхесара мөнәсәбәтләргә дә, кешеләрнең дөньяга карашына да, тәрбия дәрәҗәсенә дә бәйле.

‒ Ничек кенә булмасын Ришат белән Филүсне сез халыкка таныттыгыз. Менә хәзер аларны читтән генә карап нәрсә уйлыйсыз? Аларның уңышларын күреп сөенәсезме? Берәр кайчан бу балалар акылларына килеп килерләр дип көтәсезме?

‒ Бывший продюсерлар булмыйдыр инде ул. Минем аларның уңышларына да, проблемаларына да исем китми. Миндә ниндидер битарафлык бар, миңа хәзер барыбер.

Автор: Г.Шәрәпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк