Логотип
Хәбәрләр

Рифат Зәрипов чалбарсыз калган

Әле берничә көн генә элек Шарапов Рамилне тешләре өчен тәнкыйтьләгәннәр иде. Кичә Рифатның чалбарында гаеп тапканнар. Җырчы тамашачыларның сүзләренә ирония белән җавап кайтара. Тамашачылар артистның...

Әле берничә көн генә элек Шарапов Рамилне тешләре өчен тәнкыйтьләгәннәр иде. Кичә Рифатның чалбарында гаеп тапканнар. Җырчы тамашачыларның сүзләренә ирония белән җавап кайтара.

Тамашачылар артистның концерт костюмыннан көлеп, Рифатның инстаграмына: «Сал бу клоун чалбарын! Мондый чалбар белән сәхнәгә чыгарга ярыймыни? Клоун!»,– дип язганнар. Рифат аптырап тормый, спортивный шортик кия дә: «Ә миңа клоуннар ошый, алар бит балаларны ярата! Ярый, тамашачының фикеренә каршы килеп булмас. Менә мондый кыяфәттә яратырлар!», – дип төркемендәге егетләрне чакырып гримёркадан чыгып китә, концерт башланды имеш.

Рамил дә бу видеоны күргәч: «Мин дә тешләрне алдырдым да, бабайның протезларын кидем», – дип көлеп язган.

Автор: Г. Вәлиева

Фото/видео: Инстаграм  @rifat_zaripov_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк