Логотип
Хәбәрләр

Рифат Зарипов Эфиопия татарларына теләкләрен җиткерде

Әбри Хәбриев «Болгар радиосы» концертыннан соң төшергән видеорепортажларны тәкъдим итә башлады. Шуларның берсендә ул җырчы Рифат Зариповтан интервью ала. Ул Рифатны үзенең сабакташы дип тәкъдим итә. Р...

Әбри Хәбриев «Болгар радиосы» концертыннан соң төшергән видеорепортажларны тәкъдим итә башлады. Шуларның берсендә ул җырчы Рифат Зариповтан интервью ала. Ул Рифатны үзенең сабакташы дип тәкъдим итә. Рифатка биргән сорауларын сезгә дә тәкъдим итәбез.

  • Син нәрсәгә сәхнәгә килергә уйладың?
  • Син кушканга.
  • Мин бит сине белми идем.
  • Ничек белми идең инде. Бу Аллаһы Тәгаләнең күңелгә, йөрәккә салынган бүләге булгандыр инде, Әбри Хәбриевич.
  • Гомер шундый хисле булды. Кеше белән ипләп кенә сөйләшергә яратты. Яраткан машинаң?
  • Кредитта булмаган өр-яңа машина.
  • Гомумән, тамашачыларга, безне Эфиопиядә тыңлаучыларга үзеңнең теләкләреңне ирештер әле.
  • Татарларга иң изге теләкләрем, Эфиопия татарлары белән дә бергә аралашып яшәргә язсын, ‒ дип көлә Рифат.

Автор: Г.Хәлиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк