Логотип
Хәбәрләр

Рифат Зарипов яңа сезонга ничек әзерләнә?

Сентябрьнең уртасы килеп җитә, тиздән театр, яңа концерт сезоннары ачылачак. Болай булгач ничек яратмаска инде көзне?! Һәрбер артистның эшенә үз карашы бар. Димәк, концертка да әзерләнүләр  үзенчәлек...

Сентябрьнең уртасы килеп җитә, тиздән театр, яңа концерт сезоннары ачылачак. Болай булгач ничек яратмаска инде көзне?!

Һәрбер артистның эшенә үз карашы бар. Димәк, концертка да әзерләнүләр  үзенчәлекле була. Рифат Зарипов моңа кагылышлы үз серен чишеп җибәрде. Бу хакта ул кызыклы видеоязма төшереп инстаграм сәхифәсендә урнаштырган.

Моннан берничә көн элек концертка әзерләнгән чагын Фирдүс Тямаев та төшереп ала. Мөгаен, шуннан соң Рифатта артка калмаска булгандыр. Биредәге видеода ул шаяртып, «мин дә 300 граммга арттым, весны куарга кирәк», дип йөгерә икән, имеш. Эстафетаны ул дусты һәм хезмәттәше Рамил Шараповка җибәрә. 

Юмор остасы Рамил Шарапов та үзен озак көттермәде. Аның инстаграмында эстафетаның дәвамы пәйда булды. 

Автор: Г. Вәлиева

Фото/видео: Инстаграм @rifat_zaripov_official

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк