Логотип
Хәбәрләр

Рифат Зарипов үзен «скелет» дип үртәүчеләргә җавап бирде

«Интертат»ның махсус проекты «Илгиз ил гизә»нең яңа чыгарылышында җырчылар яңалыклары белән уртаклаша. Видеода Рифат Зарипов та бар. Җырчы алтын белән чигелгән скелет төшкән спорт костюмы кигән. Журна...

«Интертат»ның махсус проекты «Илгиз ил гизә»нең яңа чыгарылышында җырчылар яңалыклары белән уртаклаша. Видеода Рифат Зарипов та бар. Җырчы алтын белән чигелгән скелет төшкән спорт костюмы кигән. Журналистның бу кием турында соравына: «Хәзер бөтен җырчы үз лейблын булдыра бит. Грейның да, Тямайның да, Ришатның да үз лейблы бар. Миннән гел «скелет» дип көләләр иде, менә мин дә үз лейблымны булдырдым. Бу костюмны шуңа кидем», ‒ дип җавап бирә Рифат Зарипов.  

  Әлбәттә, бу ‒ шаярту. Чынлыкта, җырчының костюмы «Philipp Plein» брендыныкы. Бу брендның бер футболкасы гына да 40 мең сум тора. Рифат костюмның оригиналын кигәнме, әллә базардан гына сатып алганмы - монысы билгесез.

Бу хакта тулырак: intertat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк