Логотип
Хәбәрләр

Рим Гыйлфанов: «Азатлык» радиосы язмышын АКШ Конгрессы хәл итәчәк

АКШ президенты идарәсе «Азатлык» радиосының татар-башкорт редакциясен ябарга тәкъдим итә. «Азатлык» радиосының татар-башкорт редакциясе җитәкчесе Рим Гыйлфанов (Кәрим Камал) мәгълүмат чарасы буларак...

АКШ президенты идарәсе «Азатлык» радиосының татар-башкорт редакциясен ябарга тәкъдим итә.

«Азатлык» радиосының татар-башкорт редакциясе җитәкчесе Рим Гыйлфанов (Кәрим Камал) мәгълүмат чарасы буларак эшчәнлекне дәвам итәрбез дип өметләнүен әйтте. "Татар-информ"га хәбәр итүенчә, "Азатлык" язмышын АКШ Конгрессы хәл итәчәк.

«Азатлык 6 дистә елдан артык эшләде һәм эшчәнлеген дәвам итәр дип өметләнәм», ‒ диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

«Азатлык» хәбәр иткәнчә, АКШ президенты Дональд Трамп идарәсе Азат Европа/Азатлык радиосы бюджетын киметүне һәм өч редакцияне ‒ Татар-башкорт, Төньяк Кавказ, Грузин редакцияләрен ябуны тәкъдим итә. Бюджет проекты АКШның Глобаль медиа агентлыгы (USAGM) сайтында урнаштырылган.

Рим Гыйлфанов әйтүенчә, бу проект АКШ Конгрессында каралачак, шуңа күрә әлегә бу тәкъдим хакында фикер белдерү мөмкин түгел. Аның әйтүенчә, президент идарәсе тәкъдимнәренә үзгәрешләр кертелә ала.

Редакция җитәкчесе әйтүенчә, «Азатлык» эшчәнлегенә карата нинди дә булса дәгъва белдерелмәгән. «Безгә өстән бернинди күрсәтмә бирелми, редакция эшчәнлегенә кысылу була алмый, без ‒ бәйсез мәгълүмат чарасы», ‒ диде ул.

  • “Азатлык” радиосы 1953 елның 9 декабрендә беренче тапкыр эфирга чыга. Совет заманында ул СССРдан читтә эшләгән бердәнбер мәгълүмат чарасы. 1999 елда радионың сайты барлыкка килде. 2012 елда, экономия максатыннан, АКШ Конгрессы Казандагы бюроны ябу турында карар кабул итте. 2017 елда “Азатлык радиосы” чит ил агенты дип игълан ителде. Редакцияне 2006 елдан Рим Гыйлфанов җитәкли.

Чыганак: tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк