Логотип
Хәбәрләр

Римма Ибраһимова үз исемендәге агач утыртты

1 октябрь көнне Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе скверында агач утырту тантанасы узды. Йолдыз аллеясында үз агачын Татарстан Республикасының халык артисткасы Римма Ибраһимова утыртты. Ат...

1 октябрь көнне Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе скверында агач утырту тантанасы узды. Йолдыз аллеясында үз агачын Татарстан Республикасының халык артисткасы Римма Ибраһимова утыртты.

Атаклы шәхесләр исеменә багышлап агачлар утырту гореф-гадәткә кереп бара. Беренче агачларны 2015 елда Россия һәм Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге премия лауреаты Илһам Шакиров һәм Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге премия лауреаты Әлфия Авзалова хөрмәтенә утыртканнар. Мәгълүмәт буенча, әлеге көндә Йолдызлык аллеясендә инде 15 агач утыртылган. 

Җырчыны котлап Айдар Фәйзрахманов һәм Фердинанд Сәлахов чыгыш ясадылар. Римма Ибраһимова тантана уңаеннан инстаграмына пост урнаштырды. «Филармониядә күп еллар эшләгән, сәнгать өлкәсендә зур унышларга ирешкән шәхесләргә багышлап чыршы утырталар, бу бәхет быел миңа да елмайды!! Зур рәхмәтләремне филармония житәкчеләренә, яраткан тамашачыларыма, дусларыма, сәхнәдәшләремә житкерәм», – дип язды ул.

Автор: Г. Вәлиева

Фото/видео: Инстаграм @rimma_ibragimova.official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк