Римма Никитина керәшен булуны кулайрак күрә

Яшь җырчы Римма Никитинаны күрдегезме соң? Бәкегә чумганын диюем. Бөтен чыгышын «Зажжем!» – дип башлаган Римма хач мануын башкарганда да репертуарын үзгәртмәгән: матушкасы көйләп тора, бәкегә таба атлаган Римма шул сүзен әйтүгә, чукына. Никитина инстаграмда беренчеләрдән булып дини йола үтәвен күрсәтүчеләр рәтенә дә керер әле ул – кыюлыгы белән болай да күпләрнең хушын ала торган иде. Син динең буенча кем соң, кебек сораулар да еш килә җырчы кызга. Римма анысына да аныклык кертеп, җавап бирә: «Әнием чип-чиста татар минем, әтием – керәшен татары. Шулай булгач – мин керәшен. Бәкегә чумуны һәр елны башкарам. Алла минем өчен бер, мәчеткә йөрисеңме син, чиркәүгәме, мөһим түгел, иң мөһиме – аңа ышанырга кирәк».
Автор: Гөлнара Җәлилова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 февраль 2021 - 15:13
-
26 февраль 2021 - 14:28
-
26 февраль 2021 - 10:21
-
26 февраль 2021 - 09:58
-
25 февраль 2021 - 15:16
-
25 февраль 2021 - 14:03
-
25 февраль 2021 - 12:27
-
24 февраль 2021 - 13:01
-
Наркотикларга – юк! 12+