Логотип
Хәбәрләр

Римма Никитина: «Үз үземне гаепләп яшим....»

Римма Никитина бер ел элек юл фаҗигасендә вафат булган дус кызларын искә алган. «Йокы керми күземә, әллә нәрсә шунда күңелдә, кайтмаганыгызны да аңлыйм, ә күңел һаман нидер көтә, һаман ышанмый... Бүг...

Римма Никитина бер ел элек юл фаҗигасендә вафат булган дус кызларын искә алган.

«Йокы керми күземә, әллә нәрсә шунда күңелдә, кайтмаганыгызны да аңлыйм, ә күңел һаман нидер көтә, һаман ышанмый... Бүген 1 ел булды, кызларым...

Вакыт дигәннәре, су кебек ага... йөрәктәге яра гына төзәлми...

Күпме генә үземне алдап юатсам да.... үз үземне гаепләп яшим.... бәлки минем ул көнне Чүпрәледә концертым булмаган булса, шулай ашкынмаган да булыр идегез, кызларым..., ул коточкыч авария дә булмаган булыр иде.... сабыйлар да әнисез калмаган булыр иде... 1 ел инде шушы уйлар җанны телгәли, үзәгемне өзә... Язмыштыр инде күрәсең, шулай язгандыр... P.S.‼️ Зур Рәхмәтләремне җиткерәсем килә, Рафик абый & Гөлфисә апа, Ильгиз абый & Сания апага мине аңлап үз кызыгыз кебек, каршы алып, озатып калганыгызга. Шыгырдан бер ел эчендә икенче туган авылыма әйләнде дә куйды... кем уйлаган бит, шулай ашкынып, сагынып кайтырмын мин монда, дип.... Эльза кызым, Адель улым, Замирә кызым, Расул улым - минем куз нурларым... Сезгә карап яшиселәр килә, берничә көн генә дә сөйләшмәсәк, күңелгә нәрсәдер җитмәгән кебек.... якын миңа шундый, якын Сез. Берүк исән генә булыгыз сабыйларым... Йөрәктәгене яздым, бушаныйм дип... Бәлки кемдер аңлар мине, ә кемдер юк.

Шуны гына телим барчагызга...

Югалтуларсыз яшәгез берүк. Сезнең Риммагыз»

«Сезнен концертка бармасалар башкача берәр сәбәп килеп чыгар иде. Минем әби әйтә: «Сулар һавасы, ашар ризыгы бу дөньяда беткән. Тәкъдир ул. Һәр кешенең үз вакыты»

«Ходай исәнлегеңне бирсен. Сабыйларның күңелен күргән өчен, дусларыңны догаңнан калдырмаган өчен» - дип яза инста дуслары.

Фото: @rimmanikitina

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Йокы керми куземэ, эллэ нэрсэ шунда кунелдэ, кайтмагыныгызны да анлыйм, э кунел хаман нидер котэ, хаман ышанмый... Буген 1 ел булды, кызларым... @enzhe6478 ? @nailya_nelya333 ?16.04.2018.‼️?? Вакыт дигэннэре, су кебек ага... йорэктэге яра гына тозэлми... Купме генэ уземне алдап юатсам да.... уз уземне гаеплэп яшим.... бэлки минем ул конне Чупрэле дэ концертым булмаган булса, шулай ашкынмаган да булыр идегез, кызларым..., ул коточкыч авария дэ булмаган булыр иде.... сабыйлар да энисез калмаган булыр иде... 1 ел инде шушы уйлар жанны телгэли, узэгемне озэ... Язмыштыр инде курэсен, шулай язгандыр... P.S.‼️ Зур Рэхмэтлэремне житкерэсем килэ, Рафик абый & Голфисэ апа, Ильгиз абый & Сания апага ?? мине анлап уз кызыгыз кебек, каршы алып, озатып калганынызга. ? Шыгырдан бер ел эчендэ икенче туган авылыма эйлэнде дэ куйды... кем уйлаган бит, шулай ашкынып, сагынып кайтырмын мин монда, дип.... Эльза кызым, Адель улым, Замирэ кызым, Расул улым - минем куз нурларым... Сезгэ карап яшиселэр килэ, берничэ кон генэ дэ сойлэшмэсэк, кунелгэ нэрсэдер житмэгэн кебек.... якын мина шундый, якын Сез ?? Берук исэн генэ булыгыз сабыйларым...????❤️ Йорэктэгене яздым, бушаныйм дип... Бэлки кемдер анлар мине, э кемдер юк. Шуны гына телим барчагызга... Югалтуларсыз яшэгез берук.?‍♀️? Сезнен Риммагыз.?‍♀️ #rimmanikitina #крикдуши #ашкындыгызкызларым #чувашия #шыгырданы #батырево #римманикитина #тоска #навсегдавсердце #моидевочки

Публикация от ?Римма Никитина? (@rimmanikitina)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк