Логотип
Хәбәрләр

Римма Никитинаның концертына Мәскәүдән махсус кунак килә

13 сентябрь көнне Казанда татар эстрадасының чибәр һәм талантлы җырчыларының берсе Римма Никитинаның  беренче сольный концерты көтелә. Әлеге концерт Минская урамында урнашкан "Траттория" ресторанында...

13 сентябрь көнне Казанда татар эстрадасының чибәр һәм талантлы җырчыларының берсе Римма Никитинаның  беренче сольный концерты көтелә. Әлеге концерт Минская урамында урнашкан "Траттория" ресторанында узачак. Римманың сүзләре буенча, бу башка форматтагы концерт һәм ул яңа җырлардан тора. Программа яшьләр өчен генә түгел, ә олылар өчен дә кызыклы булачак. Концертның төп "фишка"сы  - Мәскәүдән махсус кунак килүе!!! "Исемен әлегә әйтмим, сер булып калсын. Бик күңелле булачак, барыгызны да көтәм", - диде Римма.

Зур уңышлар телибез!
                                               

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк