Ринат Рахматуллин яшь чагында хатынын алдаган

Ринат Рәхмәтуллин ТМТВ каналындагы "Сер булып калсын" тапшыруында хатынын алдаганын сөйләде. Ринат Рахматуллин хатыны белән күптән - ул алтынчы, үзе тугызынчы класста укыганда танышкан.
Хатынының бик тә Казанда яшисе килгән.
"Бер серем бар, әле дә аңа әйтмәдем. 95 еллар булгандыр - мин 92 дә өйләндем. Казанга Китик, китик, ди. Казанда - мэр Камил Исхаков янында танышым эшли. Икәү дә баргаладык. Минем китәсем килми, шәһәрдә тыным кысыла. Соңгы очрашуга үзем генә бардым. Җомга бардым, дүшәмбе ачкычка кил, малосемейка бирәбез, диделәр. Мин кайттым да, хатынга әйттем - булмады. Бирмәделәр, фатир. Кәефе төште инде. Ул серне хәзер дә белми. Без Казанга күчеп китә ала идек, мин теләмәдем", - дип сөйләде ул.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
27 май 2022 - 09:01
-
26 май 2022 - 15:42
-
26 май 2022 - 11:20
-
25 май 2022 - 16:06
-
24 май 2022 - 16:25
-
24 май 2022 - 13:36
-
24 май 2022 - 13:06
-
24 май 2022 - 13:04
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте