Логотип
Хәбәрләр

Ринат Рахматуллин юл һәлакәтенә очраган

Җырчы Ринат Рахматуллин юл һәлакәтенә очраган икән. Бу хакта аның инстаграм битләрендә бернинди хәбәр дә юк. «Интертат» интернет порталы хәбәрчесе аңа шалтыратып, хәлләрен сорашкан.

Җырчы Ринат Рахматуллин юл һәлакәтенә очраган икән. Бу хакта аның инстаграм битләрендә бернинди хәбәр дә юк. «Интертат» интернет порталы хәбәрчесе аңа шалтыратып, хәлләрен сорашкан.

Бу юл һәлакәте 24 февраль көнне Самарага барганда була. Юлда бозлавык була, борылышта рульне бора җырчы, ә тәгәрмәчләр тыңламый, шулай итеп борыласы урында машина туры китә. 15 метр ераклыкка оча. Бәхеткә, Ринат Рахматуллинның, бөтен җире канга буялган булса да, машинадан чыгарга хәле була. Машина туктатырга дип юлга чыга, ләкин трасса булмагач транспорт еш йөрми анда. Якын тирә авылдан егет белән кыз утырган машина килеп чыга, алар җырчыга булышалар. Аның сул кулы ике җирдән сына, кабыргалары имгәнә, аяклары авырта, баш мие селкенә. Бии алмаса да, концертлар куюны дәвам итә. Ләкин Әлмәттә короновирус сәбәпле концертларны куя алмыйлар.

Бу җырчының инде унтугызынчы авариясе икән инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк