Логотип
Хәбәрләр

Ринат Вәлиуллин: «Бөтен язучылар ялгыз, алар арасында дуслык юк»

Рус телендә иҗат итүче язучы Ринат Вәлиуллин Казандагы укучылары белән очрашты. Санкт-Петербургта яшәүче язучы Казанны камыш таягы белән чагыштырды: “Ул беркайчан да авырлыкларга бирешмәде, сынмады, с...

Рус телендә иҗат итүче язучы Ринат Вәлиуллин Казандагы укучылары белән очрашты. Санкт-Петербургта яшәүче язучы Казанны камыш таягы белән чагыштырды: “Ул беркайчан да авырлыкларга бирешмәде, сынмады, сыгылса да яңадан аркасын турайтып басты”, - диде

- Нинди язучылар белән аралашасыз?

- Язучыларга килгәндә, нигездә, мин яшь язучылар белән аралашам - яза башлаганнар, нәрсәдер язганнар, китапларын чыгарасылары килә, яки чыгарып ятышлары... Чөнки минем шундый тәҗрибәм булды, тренингта катнаштым. Ничек аталганын хәтерләмим, сәләт белән бәйле. Асылы шул - 60 көн эчендә кешеләр китап язарга тиешләр иде. Анда онлайн очрашулар булды, мин шул яшь язучыларның консультантларының берсе идем, алар белән аралаштым, киңәшләремне бирдем. Соңрак аларның кайберләре безнең нәшриятта үзләренең китапларын чыгарды. Катнашучыларның яңа идеялары булуы кызыклы иде. 

Шуны әйтә алам: бөтен язучылар ялгыз, алар арасында дуслык юк, тыгыз аралашу юк. Нигездә, бу ниндидер күргәзмәләрдә очрашу, дусларча “исәнме-сау бул”.

интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк