Рината Тэй ире очраган авариянең нечкәлекләре турында сөйләде

Узган елны җырчы Рината Тэйның ире юл хәләкәтенә очрады. Әлеге көндә ул авыр хәлдә дип бәяләнә.

Рината инстаграм сәхифәсендә фаҗигәнең нечкәлекләре турында сөйләде. «5 Октябрь, 7:20 , иремә: «син кайда?!" дигән смскага җавап алмыйм. 20 минут уза, мин аңа шалтырата башлыйм, бер ун тапкыр шалтыратканнан соң трубканы алалар. «Матурым, ни өчен син дәшмисең», дим. Трубканың теге башындагы кешенең тавышы иремнеке түгеллеген аңлыйм. «Мин полициядән, сезнең ирегез бик куркыныч авариягә очрады, аны ашыгыч ярдәм хезмәтенә бик авыр хәлдә алып киттеләр», ди ул. Минем шокта, янәшәмдә улым утыра, үзем нәрсә булганын аңлыйм да кебек, тик шул ук вакытта берни дә аңламыйм.

Аннан соң без Мамадыш районы реанимациясенә барабыз, һәм шунда барысы да чынбарлыкка әверелә. ⠀ Табибтан ирем янына үтәргә мөмкинме дип сорыйм, ул миңа юк дип җавап бирә, Казаннан вертолет көтүләрен әйтә, ирем бик авыр хәлдә, суламый, кан басымын тотмый һәм бөтен җире сынган иде.  7 сәгать, бу 7 сәгать эчендә мин үземә урын таба алмадым. Нәтиҗәдә, аны Казанга вертолетта озаталар, ә без аның абыйсы белән машинада барабыз. ⠀

РКБда 1,5 ай буе реанимациядә, башта исән калырмы, калмасмы дигән уйлар... Шул көннән башлап 6нчы ай китте инде. Мин Ходайга иремнең исән калуы өчен рәхмәтлемен. Бүгенге көндә без аны терелүе өчен бергә көрәшәбез», – дип яза Рината.

Моннан берничә көн элек Рината ярдәм сорап укучыларына мөрәжәгать итте. Картаның номерын янә беркетәбез: 2202 2002 2794 1349 (Рузилә Ринат кызы С.).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
646
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Татар җыр сәнгатендә тагын бер югалту...
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Световозвращающие элементы на одежде ребенка могут спасти ребенку жизнь
  • Световозвращающие элементы на одежде ребенка могут спасти ребенку жизнь
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы