Логотип
Хәбәрләр

Рината Тэй: «Улым әтисе турындагы яңалыкны авыр кабул итте»

Җырчы Рината Тейның ире октябрь аенда авариягә очрый. Ул комада була, табиблар тырышлыгы белән ул тернәкләнә башлый, хәзерге вакытта дәвалана.

Җырчы Рината Тэйның ире октябрь аенда авариягә очрый. Ул комада була, табиблар тырышлыгы белән ул тернәкләнә башлый, хәзерге вакытта дәвалана.

Рината нинди хисләр кичергәнен ул үзе генә беләдер. Ләкин ул бар да яхшы булачагына өметләнә, үзенең иҗатын сөючеләрне дә җырларыннан мәхрүм итмәскә тырыша. Күптән түгел генә ул Екатеринбург шәһәрендә чыгыш ясады.

Ринатага килгән сорауларның күбесе, әлбәттә иренең хәле турында. Җырчы кайбер сорауларга инстаграм битендә җавап бирде. Бүгенге көндә ире Сагирның хәлен табиблар авыр дип әйтәләр икән, ул дәвалану үтә, яхшыга өмтеләнәбез ди, Рината. Шулай ук улларының әтисенең хәле турындагы яңалыкны ничек кабул итүен дә сорыйлар. «Бик авыр кабул итте. Ул башыннан ук авария хакында белде, ләкин хәлләрнең никадәр авыр булуын без аңа әйтмәдек. Мин аңа әтисенең кулы, аяклары гына сынган, төзәлеп бетмичә ул өйгә кайта алмый дидем. Ләкин алга таба, әкренләп чынбарлыкны сөйләргә туры килде», дип җавап бирә җырчы.

Рината, иреңнең тизрәк терелеп аякка басуын телибез, исән-сау булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк