Ришат Фазлыйәхмәтов: "Миңа ошарлык кыз гына юк, ...чын кыйммәтләр белән яшәүчеләре инде кияүдә аның..."
(Интервьюдан өзек) – Җәй көне күрешкәннән соң бик үзгәргәнсең, һәм, тфү-тфү, уңай якка, Ришат – күзләреңә нур кайткан, тәнеңә ит кунган, димме?.. Авыл сихере, димәк? – Юк, менә анысы шәһәр кафелары...
(Интервьюдан өзек)
– Җәй көне күрешкәннән соң бик үзгәргәнсең, һәм, тфү-тфү, уңай якка, Ришат – күзләреңә нур кайткан, тәнеңә ит кунган, димме?.. Авыл сихере, димәк?
– Юк, менә анысы шәһәр кафелары гөнаһы гына (рәхәтләнеп көлә). Җаным тынычлана төште, шөкер, тормыш кәлиягә кайтып бара, киләчәккә стимул барлыкка килде – түгәрәкләнү шуннандыр дип беләм. Менә хәзер спортзалга йөрисе була инде! (Минем яштә үк түгәрәкләнү мактанырлык булмас). Авылдагы апаларым-туганнарым да гел сыйлап тора. Үзем генә торгач, кайгыртучанлык шундый көчле – ашы, бәлеше, өчпочмагы, дигәндәй. Бик зур рәхмәт туганнарыма!
– Авылдагы апаларга гына ышанып торып булмый инде – торышыңа коймаклар пешерерлек матур кыз алып кайтырга кирәк. Килен төшерергә. Нигез тутырып бәләкәчләр үстерергә.
– Аңа да әзермендер кебек. Әмма миңа ошарлык кыз гына юк. Дөресрәге, миңа ошардае – ирне-ир итәрлек, тормыш кадерен белерлекләре, чын кыйммәтләр белән яшәүчеләре инде кияүдә аның... Кияүдәгеләр ошый дип язып булмый ич инде (көлә). Ә инстаграмда мишуралы тормышка алданып, ялганны чыннан аермастайлары күбрәк хәзер. Хәзерге кызларның кеше тормышына кызыгып, чагыштыра-чагыштыра, үз алдындагы бәхетләренең кадерләрен дә белмәве ошамый миңа. Миңа андый кирәк түгел. Хатын-кыздан бит ул бик күп әйбер тора – ул ир дә итә белә, гаилә казанында да һәрчак кайнарлык саклана, матурлыкны да дәвам итә белә ул, итагатьле балалар да үстерә белә. Шуңа мин ашыкмыйм, минем андый вакытым, Аллаһ боерса – алда. Күкләрдә ничек язылган – шулай булыр, соңармас.
Автор: Гөлнара Җәлилова
Ришат Фазлыйәхмәтов белән тулы әңгәмәне «Сәхнә» журналының Февраль саныннан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк