Логотип
Хәбәрләр

Ришат Фәзлыйәхмәтов өйләнергә җыена?

Күптән түгел җырчы Ришат Фәзлыйәхмәтов инстаграм битендә туй темасын күтәргән иде. Инстачылар Ришатка өйләнү белән ашыкмаска киңәш иттеләр.

Күптән түгел җырчы Ришат Фәзлыйәхмәтов инстаграм битендә туй темасын күтәргән иде. Инстачылар Ришатка өйләнү белән ашыкмаска киңәш иттеләр.

«Безнең сезгә бер сорау туды: дуслар, әйтегез әле, Сез нинди айда туй үткәрер идегез?» – дип сорау бирә Ришат йөргән кызы белән төшкән фотосы астында.

Тамашачылар август аен – иң кулай ай дигән фикер йөртәләр. 

«Уңышлы чор – август, тормышыгыз искиткеч мул булыр, бәхете ташып торыр Гел бәхетле язмыш кына телим инде Сезгә»;

«Туйны кайсы айда да үткәрсәгез була, тик май ае бик әйбәт түгел диләр. Мәхәббәтегез тигез булса, август аенда уздырыгыз, бәхетегез генә булсын!»;

«Иң мөһиме бәхетле булыгыз, кеше кертмәгез арагызга, мәхәббәтегез сүрелмәсен», дип язалар тамашачылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк