Логотип
Хәбәрләр

Ришат Төхвәтуллин серләрен чиште

Ришат Төхвәтуллинны яратмаган кеше сирәктер, ул гел елмаеп кына тора, аңа карап бу егетнең дә проблемалары бардыр, дип уйлап та карамыйсың. Ришат үзенең юбилей концертында да әйтеп киткән иде, аңа аяк...

Ришат Төхвәтуллинны яратмаган кеше сирәктер, ул гел елмаеп кына тора, аңа карап бу егетнең дә проблемалары бардыр, дип уйлап та карамыйсың. Ришат үзенең юбилей концертында да әйтеп киткән иде, аңа аяк чалучылар да күп булган икән. Шул вакытларда миңа «Агымсу» җыры бу авырлыкларны җиңәргә ярдәм иткән иде, дип сөйләде.

«Үз гомеремдә миңа бик күп авырлыклар, сынаулар һәм хыянәт аша үтәргә туры килде. Бер миндә генә түгел инде ул, күп кешедә шулайдыр. Иң авыр минутларда бик зирәк кеше миңа: «Сиңа аяк чалучылар күп булыр. Беркайчан да үзеңнән һәм кешеләрдән өметеңне өзмә! Таш белән атканга, аш белән җавап кайтар» ‒ дип киңәш бирде. Шул киңәшне истә тотып, мин әле дә үз юлымнан тайпылмыйча ныклы адымнар белән алга барам! Иң мөһиме мин яраткан, күңелемә якын эш белән шөгыльләнәм һәм ихластан аяк чалучыларга тик яхшылык телим! Берсенә дә ачу сакламыйм. Бу җырым да шул хакта...», дип яза Ришат.

Ришатның яңа җыры «Сөю бар әле», дип атала.

Автор: Г.Шарапова

Фото: rishat_thv

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк