Логотип
Хәбәрләр

Ришат Төхвәтуллин: «Сине эзлим, тыйнак кыз»

Ришат Төхвәтуллин Казан шәһәрендә 4 көн рәттән концерт куя дигән сүзне ишетү белән, билет кассаларына ашыгып, беренче көнгә үк билет алып куйдым. Баргач-баргач яхшы урыннарга билет эләктереп каласы ки...

Ришат Төхвәтуллин Казан шәһәрендә 4 көн рәттән концерт куя дигән сүзне ишетү белән, билет кассаларына ашыгып, беренче көнгә үк билет алып куйдым. Баргач-баргач яхшы урыннарга билет эләктереп каласы килә бит.

Һәм менә ул көн килеп җитте, 25 октябрь, «Уникс» концертлар залы, кичке җиденче ярты. Зал тулы халык, барысы да Ришатны көтә. Концерт бераз соңарып башланды, халык, аптырагач, кул чабып җырчыны сәхнәгә дәшә башлады. Менә татар халык киеменнән биючеләр чыкты, аннары егетләр, алар арасында Ришат Төхвәтуллин һәм яшь җырчы кыз Алия Карачурина да бар иде. Шулай милли рухта башланып китте концерт программасы. Алга таба Ришат үзенең моңлы тавышы белән, ак микрофонын тотып залны моң дөньясына алып кереп китте.

Концертка килгәндә, ул бик ошады. Әлбәттә, техник җитешсезләр дә булмый калмады, әллә колонкалары эшләмәде шунда, Ришат ишарәләмәсә, без аны сизмәс идек тә. Ә Ришатка барысы да җиренә җиткерелеп эшләнү кирәк бит, алга таба бар да яхшы булды. Кайбер җырлардан каз тәннәре чыгарлык булды.

Җырчы яңа җырлар белән дә сөендерде, шулай ук инде репертурдан төшеп калган җырларны да искә алып җырлады.

Бөтен фанатларны да кызыксындырган сорауга да кагылып үтте Ришат. Бу, әлбәттә, өйләнү мәсьәләсе. Җырчының әйтүенчә, ул әле күңеленә хуш килердәй кыз тапмаган. Бу җавап никтер күңелләрдә шик уята. Фанатлар бераз тынычлансын дип, ул үзенә нинди кыз эзләвен әйтергә булды, шуңа җавап итеп «Тыйнак кыз» дигән җыр башкарды.

Күрешкәндә керфекләрен төшерә,

Карашларын кинәт читкә күчерә,

Сөйләшкәндә битләренә ал тула.

Эх, кызлар, йөрәкләр бит шундый кызга тартыла.

Хәтерләсәгез, җәй көне Ришатның инстаграм аккаунтында «Аккошлар мәхәббәте» җырына кавер конкурсы узган иде, аның җиңүчеләре концертта чыгыш ясаячак дип игълан ителгән иде. Сәхнәдә, чыннан да, җиңүчеләрнең берсе җырлады.

Концертта яшь җырчы кыз Алия Карачурина үзенең җырлары белән сөендерде. Шулай ук Ришатның биючеләре дә күз явын алырлык, алар сәхнәгә чыккач, идәннәр селкенеп торды.

Шулай итеп, Ришат Казанны гөрләтте. Афәрин!

Өлгермәгән кешеләр өчен шатлыклы хәбәр, 15 декабрь көнне өстәмә концерт булачак.

Автор: Г.Шарапова

Фото: Ришат Тухватуллин | OFFICIAL

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк