Логотип
Хәбәрләр

Ришат Төхвәтуллин сынауларга бирешми

Артистларның кызу эш вакыты башланды, алар төрле шәһәрләр, районнар, авыллар буйлап гастрольләргә чыгып киттеләр. Халык бөтенесенә дә теләп йөри дип әйтеп булмый, билетлар сатылмыйча, концерт булмый к...

Артистларның кызу эш вакыты башланды, алар төрле шәһәрләр, районнар, авыллар буйлап гастрольләргә чыгып киттеләр. Халык бөтенесенә дә теләп йөри дип әйтеп булмый, билетлар сатылмыйча, концерт булмый калган очраклар да була. Ә менә Ришат Төхвәтуллинны халык көтеп ала, аның моңлы тавышын ишетергә, үзен күрергә дип алдан ук билет алып куя.

Хәзерге эстрада бик чүпләнде дип әйтәсе килә, бу бик начар да түгелдер, Салават әйтмешли, эстрада ул болын кебек, анда төрле чәчәкләр бар, алар гел бертөрле генә булсалар халыкка кызык булмас иде, ди ул. Күп җырчылар америка стиленә күчеп, моңсыз җырларга күчтеләр. Әле алай гына да түгел, фонограммага җырлап, халыкны алдап ятучылар байтак. Үзебез дә шуны беләбез, ләкин концертларына йөрүне дәвам итәбез. Салават бер фикер җиткерде, әгәр җырчылар концертларында бу җыр фонограммага җырлана дип язып элсәләр, эстрада чистарыр иде, ди. Әйе, яздылар, ди, белә торып язмагайлары тагы.

Ришатка бу очракта куркырга кирәкми. Ул тыңлаучыларын җанлы тавышы белән шатландыра. Әнә бит, Чистай тамашачысы аңа «Ришат, микрофонсыз җырла, әле» дигән теләк белән хат та язган, «Ничек инде җырламыйсың», дип Ришат, Илһам Шакировның «Сандугач» җырын башкарып чыкты. Илһам Шакировның җырларына барлык җырчыларның теше үтми шул, кызганычка каршы.

Молодец, Ришат! Сокланабыз!

Автор: Г.Шәрәпова

Фото: rishat_thv

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк