Логотип
Хәбәрләр

Ришат Төхвәтуллин: «Сынауларны үтәргә җырларым булышты»

Татар-информ мәгълүмат агентлыгында Ризван Хәкимовның иҗат кичәсенә багышланган матбугат конференциясендә  Ришат Төхвәтуллин да бар иде. «Ризван абыйның җырларын тыңлап үстек инде, миңа бәхет елмайды,...

Татар-информ мәгълүмат агентлыгында Ризван Хәкимовның иҗат кичәсенә багышланган матбугат конференциясендә  Ришат Төхвәтуллин да бар иде. «Ризван абыйның җырларын тыңлап үстек инде, миңа бәхет елмайды, үзем дә аның җырларын җырлыйм. Бәләкәй генә сынауларны үткәндә миңа Ризван абыйның «Агымсу» дигән җыры бик ярдәм итте. Беренче тапкыр очрашканда «Апаем, минем җырларны җырласаң җырчы буласың», дигән сүзләре башта шик тә уяткан иде. Никадәр еллар узганнан соң үзем килдем, һәм Ризван абый тыңлап карарга дип шушы җырны бирде. Никадәр авыр булса да, агымсу юлын таба дигән сүзләр, минем күңелдә өмет уятты. Безнең иҗатыбыз моның белән генә тукталмады, тагы да яңа җырларны тупладык. Бездә бит композиторлар күп булса да, талантлылары әз. Ризван абыйның легендага әверелгән җырлары байтак», дип сөйләде Ришат. Шулай ук форсаттан файдаланып, Ризван Хәкимовка үзенең рәхмәтләрен белдерде. «Агымсу» җырының бер өлешен җырлап та күрсәтте.

Шулай ук конференциядә авторлык хокуклары турында да сүз чыкты. Ришат «Тыңлачы, сандугач» җыры белән килеп чыккан хәлдән соң, үзе җырлаган җырларны исключительный права белән эшлим ди. «Бу җырларның правасы миндә булгач, җырларга теләгән кеше миннән сорый. Мин каршы килмим, хәтта эшләнгән аранжировкаларын да интернетка урнаштырам, чөнки без халык өчен эшлибез. Татар эстарадасында җырлар рус, америка стиленә күчеп бара. Мәсәлән, Радик Юльякшинга ул стиль килешә. Безнең халыкның бит мең еллык тарихы бар, ул моң безгә кадәр килеп җиткән, ләкин без аны алга таба җиткерә алырбызмы, белмим. Минем программада төп максат, татар халкының милли биюләрен, җырларын күрсәтү. Яңа «Сөю бар әле» дигән җырымны, хәзерге заман стилендәрәк эшләргә тырыштым, ләкин соңыннан куркып куйдым, тамашачы мине дә шул стильгә күчәргә уйлый дип уйламасмы», Ришат үзенең фикерләре белән уртаклашты.

Автор: Г.Шәрәпова

Фото: https://vk.com/official_rishat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк