Ришат Төхвәтуллин турында олимпия уеннары чемпионы: «Икебезне дә спортка булган мәхәббәт бәйли»

Популяр җырчы, эстрадабызның иң чибәр һәм талантлы җырчысы Ришат Төхвәтуллин Инстаграмдагы тамашачыларын үзенең яхшы дусты белән таныштырды. «Шушындый зирәк акыллы, интеллигент кешене очратуыма чиксез шатмын», − дип яза артист үзенең шәхси аккаунтында.

Популяр спортчы, Көньяк Кореядә узган бөтендөнья олимпия уеннары чемпионы Рамил Ариткулов Ришат Төхвәтуллин иҗаты белән ничек танышкан икән?

«Узган елны беренче тапкыр татар концертында булдым. Ул Ришат Төхвәтуллин концерты иде. Быелны да мин монда бик теләп килдем. Ул минем дөньяга карашымны үзгәртте», − ди спортчы.

Ришат Төхвәтуллин белән Сезне нәрсә бәйли дигән сорауга Рамил болай дип җавап кайтара:

Беренчедән, без икебез дә Туймазыдан. Икенчедән, без бер вакытта туганбыз. Өченчедән, икебезне дә спортка булган мәхәббәт бәйли. Еш кына бергә йөгерергә чыгабыз. Иң мөһиме – Ришат миндә татар җырына карата мәхәббәт уятты.

Белүебезчә, бу көннәрдә Ришат Төхвәтуллиның концертлары бара. Быелгы концерттан соң туган хис-кичерешләрен болай дип аңлата Рамил: «Миңа барысы да ошады. Үземне космоста булып кайткан кебек хис иттем», − диде спортчы.

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @rishat_thv

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
267
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Минем хәлләр җырларлык түгел»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы