Логотип
Хәбәрләр

Ришат Төхвәтуллин янына Фирдүс Тямаев хатынын җибәрергә җыена

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Ришат Төхвәтуллинның юбилей концертларына багышланган матбугат конференциясе булып узды. Концертлар 5 мартта Уфада, 6 мартта Казан шәһәрендә, 10 март көнне...

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Ришат Төхвәтуллинның юбилей концертларына багышланган матбугат конференциясе булып узды. Концертлар 5 мартта Уфада, 6 мартта Казан шәһәрендә, 10 март көнне Мәскәүнең Крокус сити холлында үтәчәк.

Ришат: «30 яшь инде ул зур юбилей түгел, шуңа күрә дә концерттан грандиоз шоу, җырчылар җыелган солянка ясамыйбыз», диде. Концертта Ришатның дуслары Филүс Кагиров, Гөлназ Асаева, Алия Карачурина, Чулпан Йосыпованың катнашуы көтелә. Сценарий авторы әйтүенчә 30 яшь ул ир-атның күчеш, ныклап аякка баскан чоры, тормышка карашлар үзгәргән вакыт. Концертта да алар шул фикерне алга сөрергә тырышачаклар. Шулай ук безне берничә сюрприз да көтә икән.

Журналистлар җырчыга «Нишләп сезнең дусларыгыз Гүзәл Уразова, Фирдүс Тямаев концертыгызда катнашмый, сез бит аларны котларга концертларына килдегез?» дигән сорау бирделәр. Ришатның җавабы болайрак яңгырады: «Әлбәттә, Гүзәл дә, Фирдүс тә минем дуслар. Минем аларның концертларына килеп котлап китергә мөмкинлегем булды. Беләсез бит инде, җырчыларның графиклары алдан төзелә, шуңа да алар минем концертта катнаша алмыйлар. Фирдүс үзем килә алмасам да, хатынымны булса да җибәрермен диде». «Котларга инде, әлбәттә», дип көлеп куйды Ришат.

Автор: Г.Хәлиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк