Ришат Төхвәтуллинга: «Матурсың, ләкин бик кәпрәясең...»
«Артистларга нәрсә кисәләр дә килешә, фотоларда һәрвакыт матур чыгалар», – дип юанабыз күп вакыт. Ә чынбарлыкта исә әлеге матурлыкның астында күпме хезмәт һәм тырышлык ятканны онытып җибәрәбез бугай....
«Артистларга нәрсә кисәләр дә килешә, фотоларда һәрвакыт матур чыгалар», – дип юанабыз күп вакыт. Ә чынбарлыкта исә әлеге матурлыкның астында күпме хезмәт һәм тырышлык ятканны онытып җибәрәбез бугай.
Эстрадабызның яшь, чибәр буйдагы Ришат Төхвәтуллин да бу сүзләр белән килешми. «Күбесе камера алдында рәвеш китереп басып тору бик җайлы дип уйлый. Ә чынлыкта ул үзе бер сәнгать! Мин әлегә бу төр сәнгатьне үзләштереп бетерә алмадым кебек, фотога төшү – ул минеке түгел. Ә сез ничек уйлыйсыз?» – дип тамашачыларының фикерләрен белергә тели җырчы.
Инстаграмда артистның фотосы астындагы мактау комментарийлары арасында кискен бәхәс тә куера. «Матурсың, ләкин бик кәпрәясең. «Грубыйрак» тотасың үзеңне. Гадирәк булырга кирәк. Кеше бу дөньядан талант белән түгел, кылган гамәлләре белән китәчәк», – дип яза бер ханым Ришатның соравына.
«Сез бу дөньяга, бөтен артистларга да ябык аккаунттан киресен язарга дип җибәрелгән шайтан курәсең. Җитешмәгән җирең юк. Киңәш биреп утырганчы узең кылсаң кулайрак булыр. Живут такие человечки на земле… Завистливые, вредные скотинки… Купаясь сами по уши в дерьме… Пытаются в другом рассматривать пылинки!» – дип коллегасын яклап чыга Данир Сабиров.
Автор: А.Галимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
-
Казанда «Уйнагыз, гармуннар» фестивале узды!
Комментарий юк