Логотип
Хәбәрләр

Ришат Төхвәтуллинны тәнкыйтьлиләр

Башкортстанның атказанган артисты, үзенең кабатланмас моңы һәм матур буй сыны белән меңләгән хатын-кызларның йөрәген яулаган җырчы Ришат Төхвәтуллин тамашачыларын яңа образы белән шаккаттырды. Инстагр...

Башкортстанның атказанган артисты, үзенең кабатланмас моңы һәм матур буй сыны белән меңләгән хатын-кызларның йөрәген яулаган җырчы Ришат Төхвәтуллин тамашачыларын яңа образы белән шаккаттырды. Инстаграм аккаунтында «Заманына күрә үземне яшь җилкенчәк итеп тоеп карыйсы килгән иде. Тик мондый киемдә үземне уңайсыз хис итәм», – дип яза Ришат үзенең ертык джинсы чалбарлы яңа образына.

Спорт белән актив шөгыльләнергә яратса да, Ришат көндәлек тормышта күбрәк классик стильдә киенүне кулай күрә. Шулай ук җырчының сәхнә образлары да һәрвакыт классик күлмәк, костюм һәм чалбардан тора. Мондый үзгәрешләрне Ришатның тамашачылары да хупламый, фотолар астында бер-бер артлы артистның киенеше белән килешмәгән комментарийлар ява. Шулар арасында «Сәхнәгә болай чыксаң килешмәс», «Сезнең җырларга туры килмәс», «Яшең узып бара», «Үзең дә матур киенәсең, ертыкларсыз да менә дигән» кебек комментарийлар очрый.

 

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @rishat_thv

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк