Логотип
Хәбәрләр

Ришат Төхвәтуллин авариягә юлыккан

Кичә җырчы инстаграмына «Аллаһ саклады! Ходай бар» дигән видеоязма урнаштырды. Җырчы бәхетсезлеккә юлыккан. «Чак әйләнмәдек туры юлда. Бавлыга килгәндә баткакта чокырга шуып тошеп китэ яздым!», – дип...

Кичә җырчы инстаграмына «Аллаһ саклады! Ходай бар» дигән видеоязма урнаштырды. Җырчы бәхетсезлеккә юлыккан.

«Чак әйләнмәдек туры юлда. Бавлыга килгәндә баткакта чокырга шуып тошеп китэ яздым!», – дип яза Ришат бу хакта. Сазлыктан чыгарга аңа Камаз йөртүчесе булыша. «Бу баткакта машина чокырга авышып чак калдык , рисковать итеп тормадым , камаз белән сүрәп алдык ! Рәхмәт бу КАМАЗ шофёрына һәм трос биргән егетләргә. АЛЛА САКЛАДЫ, төшеп киткмәдек. Рәхмәт ХОДАЙГА», – рәхмәтен белдерде ул.

Гастроль юллары җиңел түгел шул. Нишлисең, артистның гомере юл белән бәйле. Ришатка исәнлек-саулык һәм алга таба мондый очракларга эләкмәскә телибез!

Автор: Г.Вәлиева

Фото/видео: Иснтаграм @rishat_thv

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк