Логотип
Хәбәрләр

Ришат Төхватуллин нигә елый?

Узган атнада җырчының гаиләсендә сөенечле вакыйга булды: бертуган сеңлесе кияүгә чыкты. Шул көнгә багышлап артист шатлыгыннан инстаграмга пост урнаштырган. Биредә ул бергә үскән балачакларын, кызыклы...

Узган атнада җырчының гаиләсендә сөенечле вакыйга булды: бертуган сеңлесе кияүгә чыкты. Шул көнгә багышлап артист шатлыгыннан инстаграмга пост урнаштырган. Биредә ул бергә үскән балачакларын, кызыклы очракларны искә ала.

Сеңлесе тугач, җырчы җаваплылык хисен тоя башлаган. Айгөлнең туе абыйсына аеруча дулкындыргыч була, шуңа күрә артист шатлыгыннан күз яшьләрен тыя алмый.

«Сеңлемнең тормыш иптәше нинди кеше булыр икән, бәхетләре генә булса иде, дип гел теләп торсам да, аны кияүгә бирү мизгелен күз алдыма да китергәнем булмаган.Айгөлне ап-ак туй күлмәгеннән күргәч, гомеремдә беренче тапкыр шатлык яшьләремне тыеп кала алмадым. Бу мизгелдә ниләр кичергәнемне аңлатып та бирерлек түгел. Тормыш юлың туй көнендәгедәй бәхетле үтсә иде, апаем», – дип яза ул.

Җырчының матур һәм җылы сүзләренә кушылып бездә сеңлесен чын күңелдән тәбриклибез!

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @rishat_thv

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Мин әле дә хисләр дулкынында... Бәләкәй сеңлемне кияүгә бирү - олы тормыш юлына озату шулкадәр дулкынландыргыч булыр дип кем уйлаган?.. Әле дә хәтеремдә, әни әле генә йокыдан торган бәләкәй Айгөлне карап торырга дип кулыма тоттырып чыгара иде дә, 5 минут та үтми, мин аны кабаттан йоклатып кертеп сала идем? Мине абый иткән кеше ул! Сеңлем тугач мин җаваплылык хисен тоя башладым!.. .. Шулай бервакыт Айгөлне көндез клубка уйнарга алып барган идем. Икенче көнне мин мәктәптән кайтуга әзерләнеп көтеп тора бу: "Абый, әйдә киттек клубка барабыз!" - ди. "Юк, апаем, минем әле маллар карыйсым бар, абзар чистартасым бар, " - дим. Киемнәрне алмаштырып, ашап-эчеп чыксам, кемдер абзарда мәш килә. Айгөл үзеннән зур көрәк тотып, абзар тазартып йөри икән, клубка барам дип, янәсе? Менә шул чаклар әле кичә генә кебек.. Сеңлемнең тормыш иптәше нинди кеше булыр икән, бәхетләре генә булса иде, дип гел теләп торсам да, аны кияүгә бирү мизгелен күз алдыма да китергәнем булмаган. Мин әле дә төшенеп бетә алмыйм бугай, бераз вакыт үтүе кирәктер, мөгаен.. Айгөлне ап-ак туй күлмәгеннән күргәч, гомеремдә беренче тапкыр шатлык яшьләремне тыеп кала алмадым. Бу мизгелдә ниләр кичергәнемне аңлатып та бирерлек түгел. Тормыш юлың туй көнендәгедәй бәхетле үтсә иде, апаем? Үзең сайлап алган лаеклы ярың белән үрнәк гаилә корып, әти-әниләрне, туганнарны сөендереп матур тормышларда яшәргә язсын! Тормыш урамнарында, кышның бураннарында Таянырлык абыем бар, ышанычлы абыем бар, дип яшә, яннарыңда! Гел бергә, бердәм булып, матур балачак узып, Эшләп үстек, гөрләп үстек, җырлап үстек, җырлап яшик Абый-сеңелле булып! #ришаттухватуллин? #ришаттухватуллин

Публикация от Rishat Tukhvatullin ? (@rishat_thv)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк